- РУС
- ТАТ
Татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә киң таралган.
Күп кенә тикшеренүчеләр вакыйгаларның 1820–1830 еллар белән бәйле булуын күрсәтә.
«Зөлхәбирә»дә татар тормышына хас булмаган вакыйгалар сурәтләнә: Мостафа исемле мулла, карта уйнап, кызын һәм үзенең бар мөлкәтен җирле исправникка оттыра. Кыз, мондый хурлыкны күтәрә алмыйча, үз-үзенә кул сала (башка вариантларда – исправникны үтереп каторгага эләгә).
Беренче тапкыр бәет 1915 елда Г.Рәшиди тарафыннан нәшер ителә.
Кулъязма вариантлары Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә, шулай ук Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә саклана.
Татар халык иҗаты: Бәетләр. Казан, 1983.
Автор Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.