1966 елда энерго-төзелеш техникумы буларак ачыла, 1987 елдан атом энергетикасы техникумы, 1994 елдан – хәзерге исемдә; 2002 елда Е.Н.Королев исеме бирелә.

Укыту электр станцияләре, челтәрләре һәм системалары; биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү; металл булмаган төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләр җитештерү; күтәрү-транспорт, төзелеш, юл машиналары һәм җайланмаларыннан техник файдалану, транспорт белән идарә итү һәм ташуларны оештыру; гамәли информатика белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 720 укучы, 46 укытучы исәпләнә.