Казанда гигиена буенча фәнни тикшеренүләр үсеше санитария медицинасының методологик принципларын эшләгән (1860 еллар) А.И.Якобий эшчәнлегенә бәйле. Гигиена дисциплиналарын, диэтиканы укыта башлау гигиена өлкәсендә тикшеренүләргә этәрә.

Элегрәк Казан галимнәре тарафыннан гигиена юнәлешендәге тикшеренүләр үткәрелгән була, бу Ф.Х.Эрдманның «Россиянең эчке торышын тану» («К познанию внутренней России», 1822); К.Ф.Фуксның «Урал эшчеләренең авырулары» («О болезнях уральских рабочих», 1824), исемле хезмәтләрендә бирелә.

К.В.Пупырев, К.Ф.Фукс, И.С.Дмитриевский ваба эпидемиясен һәм аның йогышлылыгын тасвирлыйлар, авыру таралуны чикләү чараларын тәкъдим итәләр.

Соңрак В.Д.Орлов, А.Арнольдов, Н.И.Орлов су тәэминаты мәсьәләләрен, Идел елгасы һәм кушылдыклары суы составын тикшерәләр.

В.В.Милославский эпидемик зоб этиологиясе һәм патогенезында микроэлементлар ролен, су гигиенасы һәм Казанны су белән тәэмин итү мәсьәләләрен өйрәнә.

Н.И.Шулпинов һәм Л.И.Лось республикада су үткәргечләр проектлауны фәнни нигезлиләр. Казандагы суны тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү эшләре белән гигиенистлар Ф.Д.Клайдович, И.К.Ерохова, И.С.Дмитриевский, Г.И.Блюсфельд шөгыльләнә, тикшеренүләрдә А.М.Бутлеров актив катнаша (суны тикшерү өчен тәҗрибә кабинеты ача). Артезиан чыганакларны А.А.Штукенберг һәм А.Я.Щербаков өйрәнә. Эчү өчен кулланылган суда нитратларның куркынычсыз кушылмалары характеристикасын тикшерүгә Н.И.Петухов, А.В.Иванов, М.М.Гыймадиевның хезмәтләре багышланган.

Микроэлементлар ролен өйрәнүне А.Т.Гончаров һәм А.М.Хәкимова тәкъдим итә (аллергия үсешендә хромның роле). Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуга китерүче йод җитешмәүне А.М.Хәкимова, А.Н.Юнысова һ.б. өйрәнә. Йод һәм бром алмашы бәйләнеше мәсьәләләре Р.Ш.Таһирова хезмәтләрендә бәян ителә. Казан галимнәре авыл мәктәпләре укучылары сәламәтлеген (В.М.Смирнов, Р.Ш.Якупова, З.З.Мостафина), яшүсмерләр сәламәтлегенең социаль-гигиена аспектларын (А.Х.Яруллин, Ф.Ф.Даутов, А.Б.Галләмов, Э.Н.Минһаҗева һ.б.) максатчан тикшерү эшен башлыйлар.

Медицина-социаль профилактика өлкәсендәге тикшеренүләр ике юнәлештә алып барыла: профилактика чараларын нигезләү (П.Ф.Капустин, В.О.Португалов, П.А.Песков, Н.И.Гизяков) һәм төрле төркемнәрдә халык сәламәтлеген өйрәнү; җәмәгать медицинасы, сәламәтлек саклау системасын оештыру (В.В.Милославский, М.М.Гран, Н.А.Семашко, З.П.Соловьёв, Т.Д.Эпштейн, С.В.Курашов, М.Х.Вахитов һ.б.).

ХХ йөзнең 2 нче яртысында гигиенистларның игътибары кеше һәм аның хезмәт вакытындагы халәтен, нерв-психика бозылу чикләрен (С.М.Шварц, С.М.Арановский, В.П.Камчатнов, И.Е.Голубовский, И.В.Чудновская) өйрәнүгә, сәнәгатьнең аерым тармакларында хезмәт шартлары һәм авыруларга бирешүне, хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген өйрәнүгә юнәлтелә (Н.Х.Әмиров, В.Г.Ковязин, В.Н.Краснощёкова, З.М.Берхеева, А.Г.Гарипов, Р.Б.Галләмов, Н.Н.Мәҗитов, Л.А.Никольская һ.б.).

ТР районнары һәм шәһәрләрендә авырулар барлыкка килүгә йогынтысы булган экологик куркыныч факторларның хәлиткеч роле билгеләнелә, сәнәгать гигиенасы һәм хезмәт медицинасын өйрәнү юнәлеше булдырыла (җитәкчесе — Н.Х.Әмиров).