Солонка, Сумка һәм Питиал елгалары бассейннарының субүләрендә урнашкан, Яшел Үзән районының Рус-Мари Кавалы авылыннан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 7,9 га. Су күләме якынча 400 мең м3. Озынлыгы 600 м, иң зур киңлеге 180 м. Уртача тирәнлеге якынча 6 м, иң зур тирәнлеге 20 м.

Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча, борылмалы. Ярлары тәбәнәк, куаклар белән капланган. Туенуы катнаш, атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә.

Суы үтә күренмәле (230 см га кадәр), бик йомшак, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 317 мг/л.

Ял итү урыны.

ТРның табигать истәлеге (1978).