Биографиясе

1923 елның 29 сентябре, хәзерге Питрәч районы Черемышево авылы – 2000 елның 18 марты, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1947). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952).

Лывин С.О. Тимер юлда. 1962

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Лывин С.О. Татарстан киңлекләрендә. 1960

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1960–1970 елларда Татарстанда әйдәп баручы пейзаж осталарының берсе.

С.О.Лывин сәнгатьтә үз темасын иртә таба, сугыштан соңгы тәүге әсәрләре – зур булмаган, табигый лирик пейзажлар: «Кичке Идел» (1947), «Идел. Дебаркадер» (1948), «Басу юлы» (1950).

Соңрак ул тематик пейзаж серияләрен иҗат итүгә күчә. Аларның беренчесе – «Казанның архитектура истәлекләре», башлыча, 1956–1957 еллар этюдларыннан барлыкка килә. Икенче зур сериясе 1960 елларда республиканың нефть районнарына йөргәндә языла: «Баулы – Бөгелмә юллары», «Баулыда» (икесе дә – 1961), «Нефть төбәге», «Бораулау җайланмасы янында» (икесе дә – 1963). Әлеге серияләр 1970 елларда да дәвам иттерелә.

С.О.Лывин иҗатындагы яңа күренешләр үз заманының иң яхшы индустриаль пейзажы булган «Татарстан киңлекләрендә» картинасында (1960) чагыла.

Тыныч композицияле, киң манзаралы пейзажга офыкка таба сузылган автострада тасмасы хәрәкәт тойгысы алып керә, лиризм белән сугарылган эпик эчтәлек уңышлы берләштерелә, сәнгатьчә гомумиләштерү чарасы рәссамга нәфис һәм ышандырырлык табигать образын иҗат итәргә мөмкинлек бирә. «Май аенда» (1965), «Май киче» (1967), «Салкынайта» (1968) пейзажлары нәкышьнең бөтенлеге, тирән, шәхси интонацияле булулары белән игътибарга лаек.

1970 елда рәссам пастель техникасында эшли, лирик пейзаж темасын үстерүен дәвам итә. «Монда Тукай үз җырларын җырлады» исемле зур нәкышь сериясен (1975–1976) рәссам Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең балачагы үткән урыннарга барып туплаган материаллар нигезендә тудыра. Әлеге сериядәге күп кенә әсәрләрнең исемнәре Тукайның поэма һәм шигырьләрендәге юллар белән аталган, һәм картиналар аларның нәкышьтәге чагылышы кебек кабул ителә.

Табигать үзгәрүчәнлеге, тыйнак матурлыгы һәм бөеклеге, халык тормышы белән эзлексез бәйләнештә булуы – рәссам иҗатының нигезен тәшкил итә.

Лывин С.О. Сөембикә манарасы. 1956

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Лывин С.О. Инештә. 1958

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1947 елдан), төбәк – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1946; Волгоград шәһәре, 1967; Ульянов шәһәре, 1969; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980, 1991; Чабаксар шәһәре, 1985), бөтенроссия – «РСФСР автономияле республикалар рәссамнарының әсәрләре күргәзмәсе» (Мәскәү, 1952, 1954, 1955), «Советлар Россиясе» (Мәскәү, 1960) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казан (1959, 1967, 1973, 1977, 1983), Чаллы, Әлмәт (1973–1974), Куйбышев (1983) шәһәрләрендә уза.

Лывин С.О. Кокушкино. Утар. 1969

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Лывин С.О. Язгы җыр. 1973

Катыргы, пастель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда; Чуаш картиналар галереясында (Чабаксар шәһәре) саклана.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1978).

Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Лывин С.О. Иоанн Предтеча монастыре. 1956

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Выставка работ художника С.О.Лывина: каталог. Казань, 1959.

Сергей Осипович Лывин: буклет. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Авторы – М.Е.Ильина