Эчтәлек

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Агач бизәкле йорт. 2019

Татарстанның Арча районы Курса тимер юл станциясе поселогы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Поселокка 1930 елларда нигез салына. Оешкан көненнән – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районнарында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә урман хуҗалыгында эшли, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1990 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, Саба урман хуҗалыгының Курса урманчылыгы, мәчет (1990 елдан) бар.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Агач бизәкле йорт. 2019

Татарстанның Арча районы Курса тимер юл станциясе поселогы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1938 елда – 114,
1949 елда – 244,
1958 елда – 342,
1970 елда – 246,
1979 елда – 175,
1989 елда – 228,
2002 елда – 244,
2010 елда –279,
2015 елда – 278 кеше (татарлар).