Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Өтнә, Әтнә исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тукучылык, чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1800 елда эшләнгән иске мәчет урынында 1908 елда төзелә, сакланган, ампир һәм классицизм элеметлары белән “агач” эклектика стилендә дини архитектура истәлеге), мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 558,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

2013 елга кадәр авылда урта мәктәп эшли. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 46 ир заты;
1859 елда – 325,
1897 елда – 468,
1908 елда – 437,
1920 елда – 455,
1926 елда – 402,
1938 елда – 332,
1949 елда – 258,
1958 елда – 195,
1970 елда – 172,
1979 елда – 176,
1989 елда – 120,
2002 елда – 127,
2010 елда – 109,
2015 елда – 105 кеше (татарлар).