1678 елдан Кесмәс елгасы буендагы авыл исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 532,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

 Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Интернационал” колхозы оештырыла, 1953 елда –  берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз, 1959 елда “Коммунист” колхозы (үзәк утары Сеҗе авылында) составына керә. 1995 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (1930 елдан), клуб, мәчет (2008 елдан) бар.

Мәчет

Татарстанның Арча районы Ташкич авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ә.Т.Әскәров (1964 елда туган) – “Идел-пресс” нәшрияты генераль директоры (2015 елдан).

Мәчет

Татарстанның Арча районы Ташкич авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 52 ир заты;
1859 елда – 312,
1897 елда – 346,
1908 елда – 346,
1920 елда – 433,
1926 елда – 544,
1938 елда – 398,
1949 елда – 340,
1958 елда – 305,
1970 елда – 309,
1979 елда – 237,
1989 елда – 176,
2002 елда – 198,
2010 елда – 183,
2015 елда – 171 кеше (татарлар).