Күбесенчә төче сулыкларда яшәүче 2000 гә якын төре билгеле. Аз өйрәнелгән төркем, Татарстан территориясендә төрләрнең төгәл саны билгеле түгел.

Hydrachna, Hygro bates, Piona ыруглары вәкилләре еш очрый.

Вак (0,2–7 мм) су талпаннары бөтен, түгәрәк гәүдәле, еш кына ачык төстәге калын япма белән капланганнар. 2 пар икеле күзе, йөзү төкчәләре белән капланган 4 пар аягы бар. Барлык сулык типларында: күл, елга һәм күлләвекләрдә очрыйлар. Актив ерткычлар, вак кыслачыклар һәм бөҗәк личинкаларын юк итәләр.

Су талпаннарының личинкалары суда яшәүче бөҗәкләрдә яки тешсез әкәм-төкәм куышлыгында паразитлык итәләр.