Евразия, Төньяк Африка, Төньяк Америкада үсә.

ТРда бөтен җирдә таралган.

Сабагының биеклеге нинди культураны чүпләвенә бәйле. Яфраклары сызыклы, кырыйлары керфекле. Чәчәк төркеме – таралучан берьяклы себеркәч. Һәрбер ботак очында ике-өч төкле бөртекчәсе булган башак, яралгыны тыгыз томалап тора торган тышча белән капланган. Бөртеге куе көрән төстәге буынтыксыман бөтерелгән кылчыклы, өлгерү барышында башакларында 2-3 кылчык күренә, алар ярдәмендә солычык солыдан аерыла. Солычык бөртекчәсенең төбендә төкле дага бар (солыда юк). Тамыр системасы туфракка 1,5 м га кадәр тирәнлеккә китә. Солычык тишелеп чыкканнан соң 65-75 көндә өлгерә. Тишемнәре, гадәттә, каен бөреләре ачылганда күренә башлый. Орлыктан үрчиләр. Бер үсемлек 600 гә кадәр орлык бирә, алар яз көне 25 см тирәнлектән үсеп чыга.

Солычык туфракны бик нык киптерә, аның уңдырышлылыгын киметә, культуралы үсемлекләр (бодай, арпа, солы, борчак һәм башкалар) чәчүлекләрен басып китә, аларның уңышын киметә.

Солы белән җиңел серкәләнә, аның сорт сыйфатларын начарайта.

Хайваннарга солычык белән чүпләнгән ашлыкны пешекләп (парлап) яисә тарттырып бирәләр.

Татарстанда 379 мең га сөрүлек җир, шул исәптән 50 мең га ы бик каты чүпләнгән; аеруча Алексеев, Зәй, Аксубай, Актаныш, Сарман, Чистай, Буа һәм Яңа Чишмә районнарында киң таралган.

Көрәш чаралары: орлыклык материалны чистарту, туфракны чиста пар астында тоту, соңгы язгы культуралар (тары, карабодай) чәчү, анда  солычыкны чәчү алдыннан катламлап эшкәртү белән бетерәләр; гербицидлар (карбин, триаллан, далапан һәм башкалар) куллану.