Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1919 елда Светлозёрка исеме белән нигезләнә.

Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселок Гинзбург исемендәге колхоз (Осиново авылы) составына керә. 1957−2008 елларда − “Ключи” кошчылык совхозында (үзәк утары Большие Ключи авылында).

Форель үрчетү буенча крәстиян фермер хуҗалыгы эшли.

Авыл янында карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән Якты күл бар.

Халык саны

1920 елда — 61,
1926 елда — 62,
1938 елда — 65,
1949 елда — 150,
1958 елда — 68,
1970 елда — 19,
1979 елда — 10,
1989 елда — 11,
2002 елда — 3,
2010 елда — 4,
2017 елда — 3 кеше (руслар).