1981 елда оештырыла. Үзәк утары — Габишев посёлогы. 2001 елдан АҖ. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүчеләр саны 415 кеше (2018). 2013 елдан «Ак Барс» кошчылык комплексы ҖЧҖнең Лаеш филиалы.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре — йомырка һәм кош ите җитештерү. 2018 елның 1 гыйнварына кошларның баш саны 3155,8 мең тәшкил итә, шул исәптән йомырка салучылары — 1902,5 мең баш. Йомырка салучанлык 331,8 данә (2017). 615,9 млн данә йомырка, 1290,9 тонна ит җитештерелә. Хуҗалыкта 4 яруслы технологик җиһазлар үзләштерелә, 2009 ел белән чагыштырганда, бу 2017 елда йомырка салучы тавыкларның баш санын 39,2% ка арттырырга мөмкинлек бирә.

Җитәкчеләре: К.А.Деревянкин (1981–1985), Б.А.Шәмгунов (1985–1988), Н.Б.Рымар (1988–2003), М.Н.Моталимов (2003–2009), М.Ш.Сөнгатов (2009–2012), Р.С.Хисмәтуллин (2012–2016), Ф.Г.Нигъмәтуллин (2016 елдан).

Автор — И.Н.Афанасьев