Эчтәлек

ТАССРда җыелган акчага 1944 елда төзелә. 1944 елның февралендә Кайбыч районы колхозчылары Кызыл Армиянең Җиңү фондына акча җыю тәкъдиме белән чыгалар. Алар аңа 1 млн 300 мең сум акча кертәләр. 1944 елның декабре уртасына Җиңү фондында 62 млн сум акча, 26880 пот икмәк һәм 131580 пот бәрәңге җыела. Акчаның зур өлеше «Красная Татария» танк колоннасын төзүгә тотыла.

1944 елның язында ян-якларына «Красная Татария» сүзләре язылган танклар генерал-лейтенант А.О.Ахманов җитәкчелегендәге 23 нче танк корпусы сугышчыларына тапшырыла.

Әдәбият  

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.

Автор — В.Ф.Телишев