Эчтәлек

Казанда Крәстияннәр кузгалышы (1773–1775 еллар) белән бәйле рәвештә оешкан тикшерү комиссиясе составында булган Г.Р.Державин тарафыннан иҗат ителә.

Казан дворяннары үзләренең шәхси акчаларына һәм крепостной крәстияннәр хисабына (200 җаннан берәр кеше) Е.И.Пугачёв отрядлары белән көрәшү өчен атлы корпус оештыралар.

Әлеге патриотик гамәлне белеп алгач, Екатерина II 1774 елның 22 февралендә Манифест чыгара, анда Казан дворяннарына рәхмәт белдерелә, шулай ук Казан губернасындагы сарай волостьларыннан, «шул губернаның алпавыты буларак» рекрутлар җыю турында күрсәтмә бирә. Аның үрнәгенә Казан сәүдәгәрләре һәм мещаннары, башка шәһәр дворяннары иярә. Манифест тантаналы рәвештә укыла.

Әлеге очрак өчен Державин тарафыннан язылган «Речь благодарственная»ны губерна дворяннары башлыгы укый. «Речь благодарственная» зур тәэсир калдыра һәм 1774 елның 25 февралендә «Прибавление Санкт-Петербургских ведомостей»да аерым бит итеп бастырыла. Бер үк вакытта «St. Petersburgische Zeitung» газетасында немец телендә нәшер ителә (немец телендә аны Державин үзе язган дип исәпләнелә).

Брошюра сыйфатында аерым биттә исеме белән бирелгән басма нөсхә Казанның үз басмасы кебек кабул ителә (Сопиков В.С. «Опыт российской библиографии...», 1–4 бүлек, СПб., 1816 ел).

Китап белгече Н.П.Лихачёв брошюраны, Казанда басылуына шикләнеп, «Казан матбугатының уйдырма башлангычы» дип атый. Тик бу фаразны яклаучы аргументлар да бар: 1767 елда Екатерина II нең Казанга килүе хөрмәтенә торгызылган триумфаль капкалар сурәтләнгән «китапчыклар» таратыла. Державинның әсәре император тарафыннан лаеклы бәяләнә. Ул «Речь благодарственная»ны «…күркәм уйлар белән тулган», дип билгеләп үтә.

Әдәбият

Пинегин М.Н. Казань в её прошлом и настоящем. Казань, 1890.

Лихачёв Н.П. Мнимый первенец Казанской печати: Библиогр. заметки. Казань, 1897.

Автор – И.А.Новицкая