Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, баш киеме тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 840,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Аты авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Якты юл” колхозы оештырыла, 1935 елда “Кызыл Сабан” колхозы итеп үзгәртелә, 1953 елда берләштерелгән “8 март” колхозы составына керә. 1995 елдан “8 март” күмәк предприятиесе, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, “Шәмсенәһар” мәчете (2011 елдан) бар.

Авыл тирәсендә кабер ташлары табыла – XVI йөзнең беренче яртысы эпиграфика истәлеге.

Халык саны

1782 елда – 67 ир заты;
1859 елда – 387,
1897елда – 558,
1908 елда – 809,
1920 елда – 654,
1926 елда – 556,
1938 елда – 436,
1949 елда – 407,
1958 елда – 367,
1970 елда – 305,
1979 елда – 273,
1989 елда – 245,
2002 елда – 210,
2010 елда – 219,
2015 елда – 202 кеше (татарлар).