Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Носы авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1672,6 дисәтинә тәшкил итә.

1700 һәм 1812 еллардагы зур янгыннар авылның шактый өлешен юкка чыгара.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1947 елда Тельман исемендәге колхоз (Ишнарат авылы) белән берләштерелә, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә.

1990 елда авыл аерым “Носы” совхозына аерылып чыга. 2001 елдан Н.Сафин исемендәге күмәк предприятие, “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1934 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, 1934 елда – җидееллык, 1960 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2004 елда яңа бина төзелә).

Хәзер авылда балалар бакчасы (1997 елда ачыла), мәдәният йорты, китапханә (1977 елда), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Сәгыйть чишмәсе

Татарстанның Арча районы Носы авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Д.И.Фәйзерахманов  (1948 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР ФА академигы, 2 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры, РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Фотограф Шакиров Р.Н. Габдуллаҗан чишмәсе

Татарстанның Арча районы Носы авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1905 елда – 1027,
1920 елда – 1162,
1926 елда – 1019,
1938 елда – 883,
1949 елда – 542,
1958 елда – 352,
1970 елда – 476,
1979 елда – 412,
1989 елда – 302,
2002 елда – 339,
2010 елда – 321,
2015 елда – 312 кеше (татарлар).