1923 елның 15 августы, Рязань өлкәсенең Каверин районы Зур Студенец авылы – 1992 елның 10 октябре, Казан.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1954). 1950–1951 елларда Казанда ВКП(б)ның Бауман райкомы инструкторы, 1951–1954 елларда ТАССРның юстиция министры урынбасары. 1954–1957 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре.

1957–1958 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор, 1958–1960 елларда хакимият һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге мөдире урынбасары.

1960–1965 елларда Казанда КПССның Бауман райкомы 1 нче секретаре. 1965–1969 елларда хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1969–1985 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе.

1963–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Автор – М.М.Мәүләтшин