Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1927 елда Соль-Илецк (Тозтүбә) районы буларак оештырыла, 2016 елдан хәзерге статусы. Мәйданы – 5,2 мең кв.км. Үзәге – Соль-Илецк (Тозтүбә) шәһәре (Оренбургтан 77 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 51975 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4780 кеше (1970 елда – 4818, 1979 елда – 4871, 1989 елда – 4876, 2002 елда – 5241 кеше).

Татарлар, нигездә, Соль-Илецк шәһәрендә (2740 кеше), Линёвка (736) һәм Яңа Илецк (468) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Революциягә кадәр Соль-Илецкта 3 мәчет (икесе – 1932 елда, берсе 1962 елда ябыла) эшли.

Совет чорында татар мәктәбе, китапханә, клуб (аның каршында татар драма театры эшли) була.

2014 елдан җирле татар милли-мәдәни автономиясе (рәисе – А.К.Әбдрәшитова), аның каршында татар телен өйрәнү түгәрәге эшли. Автономия инициативасы белән Сабан туе, М.Җәлил истәлегенә бокс турниры, «Соль-Илецк гармунчысы» конкурсы үткәрелә.

1998 елдан Линёвкада «Мирас» ансамбле (2003 елда халык ансамбле исемен ала), 2003 елдан «Яшь нур» балалар фольклор төркеме эшли. 2007 елда Яңа Илецк авылында «Миләшләр» үзешчән ансамбле оештырыла. «Грация», «Каруселька», «Ностальжи» хореография коллективлары репертуарында татар халык биюләре бар.

Күренекле кешеләре

Соль-Илецкта Советлар Союзы Герое, Дан орденының тулы кавалеры Ш.Х.Рафиков (Григорьевка авылы); журналист, төбәкне өйрәнүче, педагог З.Я Әхмәров; прозаик, драматург Ф.С.Нәгыймов туган.

Шагыйрь М.Җәлилнең тормышы Соль-Илецк белән бәйле.