Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Аты исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Шулай ук умартачылык, туку һәм чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, җил һәм су тегермәннәре, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1597,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Утар Аты авыл җирлеге составында.

1930 елда авылда 1 май исемендәге икенче колхоз оештырыла, 1957 елда “Ирек” колхозы итеп, 1990 елда “Байрак” колхозы итеп, соңрак “Югары Аты” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Югары Аты” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Субаш Аты” күмәк предприятиесе, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (2007 елдан), клуб эшли.

Халык саны

1782 елда – 198 ир заты;
1859 елда – 827,
1897 елда – 887,
1908 елда –  933,
1920 елда – 852,
1926 елда – 821,
1938 елда – 730,
1949 елда – 443,
1958 елда – 367,
1970 елда – 321,
1979 елда – 276,
1989 елда – 231,
2002 елда – 240,
2010 елда – 232,
2015 елда – 244 кеше (татарлар).