Эчтәлек

XVIII йөзнең икенче яртысында Печмәнтау авылыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Бигашевский Починок, Ясашная Сердобряшка исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читек тегү, балта һәм урман эше, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, җил тегермәне, тимерчелек, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2034,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Комбайн” колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән “1 май” колхозы составына керә. 1994 елдан “1 май” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “АЮ агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1970 елдан), мәчет бар.

Халык саны

1782 елда – 150 ир заты;
1859 елда – 673,
1897 елда – 917,
1908 елда – 1174,
1920 елда – 1117,
1926 елда – 1106,
1938 елда – 843,
1949 елда – 586,
1958 елда – 497,
1970 елда – 517,
1979 елда – 462,
1989 елда – 378,
2002 елда – 347,
2010 елда – 334,
2015 елда – 337 кеше (татарлар).