- РУС
- ТАТ
химик-технолог, химия фәннәре докторы (1981), профессор (1990), РСФСРның атказанган химигы (1989)
1937 елның 17 октябрендә Мөслим районы Түреш авылында туган.
Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1959), Бийск шәһәрендә эшли: «Алтай» фәнни-җитештерү берләшмәсендә лабораториясе башлыгы, 1992 елдан «Нитрометан» акционерлык предприятиесендә фәнни директор.
Хезмәтләре нитрокушылмалар, нитро-, нитрато-, нитрамино- һәм азидоспиртларның туендырылган һәм чиксез эфирлары, шулай ук азоллар һәм аларның нитрокушылмалары химиясе һәм технологиясе буенча.
Г.Ә.Гәрәев җитәкчелегендә күп кенә азол кушылмаларын (тетразоллар, триазоллар, фуразаннар, фуроксаннар) синтезлау ысуллары булдырыла.
Нитрометан, нитразапентан, нитротриазол, парадинитрозобензол, метилсульфамин кислотасы, нитратоэтанолның винил эфирын җитештерүнең сәнәгый технологияләрен эшли.
400 дән артык хезмәт авторы.
Махсус технологияләр буенча уйлап табуга 165 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
Триазолы и тетразолы. М., 1986;
Химия нитрометана. Новосибирск, 1995 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.