Авыл 1646 елдан мәгълүм.

Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Оры исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1540,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск өязе Шиңшә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Радио” колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән “1 май” колхозы составына керә. 1993 елдан “1 май” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Яңа Кенәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Яңа Кенәр”дә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли, мәчет бар (2017 елдан).

Күренекле кешеләре

Я.А.Сафиуллин (1961 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, “КМПО-АЮ” директоры.

Халык саны

1859 елда – 663,
1897 елда – 869,
1908 елда – 942,
1926 елда – 949,
1938 елда – 818,
1949 елда – 568,
1958 елда – 474,
1970 елда – 365,
1979 елда – 274,
1989 елда – 225,
2002 елда – 217,
2010 елда – 213,
2015 елда – 198 кеше (татарлар).