Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда По речке Сарде исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1415,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр  Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның – 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге составына керә.

1933 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1990 елда “Носы” күмәк предприятиесе, 2001 елдан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1905 елда – 771,
1920 елда – 1048,
1926 елда – 830,
1938 елда – 676,
1949 елда – 524,
1958 елда – 528,
1970 елда – 474,
1979 елда – 378,
1989 елда – 297,
2002 елда – 287,
2010 елда – 298,
2015 елда – 80 кеше (татарлар).