Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2014 кв.км. Үзәге – Талбазы авылы (Уфа шәһәреннән 80 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 34141 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 15568 кеше (1939 елда – 21866, 1970 елда – 25643, 1979 елда – 21979, 1989 елда – 18773, 1999 да – 20132, 2002 елда – 16886 кеше).

Районда илле ике татар, ике татар-башкорт, бер татар-чуаш авылы бар. Иң зур татар авыллары: Талбазы (2009 елда – 9730 кеше), Ишле (1115), Исмәгыйль (905), Солтанморат (732), Семёнкин (658).

Иң әүвәлгеләре: Зәет (1634 елдан мәгълүм), Усман (1705), Иске Күзәк (1710), Кәбәч (1714).

Татар җәмгыяте тормышы

Районың җиде мәктәбендә 2004/2005 уку елында укыту татар телендә алып барыла, егерме алты мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Рус, татар һәм чуаш телләрендә «Аургазинский вестник» газетасы нәшер ителә.

Солтанморат авылында Г.Ибраһимов музей-йорты эшли. Районның үзәк китапханәсе Г.Ибраһимов көннәрен уздыра.

Күренекле кешеләре

Аургазы районында:

  • язучы Г.Г.Ибраһимов (Солтанморат авылы),
  • тел галиме Г.Х.Алпаров (Корманай авылы),
  • генераллейтенант Я.Җ.Чанышев (Тукай авылы),
  • Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ә.В.Бакыев (Собханкол авылы),
  • филолология фәннәре докторы Ү.И.Гыймадиев (Яңа Карамалы авылы),
  • баянчы Б.М.Гайсин (Кешәнле авылы) туган.