Биографиясе

1933 елның 27 июнендә Ленинград шәһәрендә туган. В.В.Радлов оныгының улы.

1956 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1973 елда полимерлар физик химиясе кафедрасын оештыра һәм 2005 елга кадәр җитәкли (1991 елдан физик һәм коллоид химия кафедрасы), профессор (1974), бер үк вакытта 1973–1989 елларда институтның проректоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимер электролитларның сусыз һәм сулы эремәләре электрохимиясе өлкәсенә, аларны халык хуҗалыгында практик куллану нигезләрен эшләүгә карый.

Барабанов сусыз эремәләрдә ионнарның үзара тәэсир итешү процессларын өйрәнү эшләре циклын башкара. Полимерның ионлашу схемасын күп стадияле буларак тәкъдим итә, полимерларның катлаулы профильле металл өслекләргә органик һәм сулы органик тирәлектән электроутырма хасил итү ысулын, шулай ук машиналар төзү предприятиеләренә кертелгән акрил, эпоксид, пиридиний, фторлы һәм амид полимерлар нигезендә коррозиягә каршы торучан электрны изоляцияләүче югары термик чыдам катламнар ясау өчен композицияләр эшли.

Барабанов – суда эрүчән полиэлектролитларны һәм аларның комплексларын пластның нефть бирүчәнлеген арттыру максатыннан су чикләүче материаллар ясау өчен куллануны физик-химик нигезләү буенча эшләрнең җитәкчесе. Полиэлектролитларны һәм аларның комплексларын кулланып, биотехнологиядә экологик чиста интенсив процесслар барлыкка китерү өчен югары молекуляр кушылмаларның микроорганизмнар күзәнәкләре белән үзара тәэсир итешүенең физик-химик нигезләрен эшләү буенча фәнни юнәлешкә башлангыч сала. Полиэлектролитларны комплекслар хасил итүче, флокулянт, пленка барлыкка китерүче буларак, җитештерүдә куллануны нигезли. Барабанов калдык суларны, бүленеп чыккан газларны чистарту, тузан ясалу процессларын кискен киметү технологияләрен эшли.

Д.И.Менделеев исемендәге Республика химиклар җәмгыяте рәисе (1987 елдан).

Бүләкләре

Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Краткий курс физической химии. М., 1978 (автордаш).

Элементоорганические полимерные электролиты // Всесоюзная школа по элементоорганическим полимерам. Казань, 1984.

Электролитическое осаждение органических покрытий // Журнал Всесозного химического общества имени Д.И.Менделеева. 1988. Т. 33, № 3 (автордаш).

Формирование многокомпонентных полимерных покрытий на электроде // Российский химический журнал. 1999. Т. 43, № 3/4 (автордаш).

Растворы полиэлектролитов: Избранные статьи. М., 2003.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.

Синяшин О.Г., Кочнев А.М. Вильям Петрович Барабанов // Российский химический журнул 2001. Т. 45, № 2.

Профессор Барабанов Вильям Петрович: Биобиблиография. Казань, 2003.