Эчтәлек

1890 елның августы, Казан губерниясе Тәтеш шәһәре — 1937 ел.

Казан университетында укый.

Эсерлар оешмалары эшендә катнаша.

1917 елның маеннан РСДРП(б) сафларында, 1917 елның октябрендә Революцион Хәрби Совет составына, Вакытлы революцион комитет әгъзасы итеп сайлана.

1918 елда Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы Халык комиссарлары Советының сәүдә һәм сәнәгать комиссары.

Гражданнар сугышында катнаша, бригада комиссары, Көнчыгыш һәм Көньяк фронтларда сугышларда полк командиры вазифасында була.

1921–1922 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре. 1922 елдан Уралда, Украинада профсоюз эшендә.

1931–1933 елларда Тау-руда сәнәгате эшчеләре союзы Үзәк комитеты секретаре (Мәскәү).

1933 елдан Украинада партия эшендә.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Андрианов Н. Карпов Александр Иванович // Борцы за счастье народное. К., 1967.

Автор – Ф.С.Хәбибуллина