Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 3039 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Красноусол поселогы (Уфа шәһәреннән 130 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 32015 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –7281 кеше (1970 елда – 13042, 1979 елда – 10218, 1989 елда – 8448, 2002 елда – 6474 кеше).

Районда уналты татар, алты татар-рус, алты татар-башкорт авылы исәпләнә.

Иң зур татар авыллары: Ялгыз Каен (2009 елда – 1027 кеше), Бурлы (591), Иньелга (492), Кормантау (451). Иң әүвәлгеләре: Кормантау (1737–1738 елларда нигез салына), Иньелга (1747 ел), Бурлы һәм Татар Сасыккүле (XVIII йөзнең икенче яртысы).

Татар җәмгыяте тормышы

Ялгыз Каен авылы мәдәният йорты каршында татар иҗат коллективлары – тальянчылар ансамбле һәм «Картаймас күңел» фольклор ансамбле эшли. Авыл китапханәсе райондагы татар халкына хезмәт күрсәтә.

2013/2014 уку елында районның биш мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

Күренекле кешеләре

Гафури районында:

  • язучы М.Н.Гафури (Җилем-Каран авылы),
  • Советлар Союзы Геройлары З.Л.Әсфәндияров (Үтәк авылы) һәм З.Н.Әхмәтҗанов (Ялгыз Каен авылы),
  • РФ Герое Ф.А.Якупов (Бурлы авылы) туган.