Библиографларның Казандагы «Китап дуслары» түгәрәге, ә 1922 елдан — Татгосиздат органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921–1923 тә рус телендә Казанда нәшер ителә, барысы 4 саны чыга.

Редколлегия төркеменә сәнгать белгече галиме П.М.Дульский, Татгосиздатның Казан бүлеге җитәкчесе И.П.Кочергин, Казан университеты укытучылары — физик Б.И.Смирницкий, тарихчы М.К.Корбут, әдәбият белгече Г.Ф.Линсцер керә.

Журналда Казан, Мәскәү, Петроград, Самара, Сембер библиографлары, әдәбиятчы һәм тарихчыларыннан В.Я.Адарюков, Н.П.Андреев, Н.Ф.Бельчиков, Б.С.Боднарский, Л.К.Ильинский, А.И.Малеин, М.В.Нечкина, А.С.Поляков, Г.И.Поршнев, Н.Н.Столов, Е.И.Шамурин һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Басманың беренче санында библиография бүлеге каршында оешкан түгәрәк уставы һәм журналның тәфсилле программасы басылып чыга. Редакция фикеренчә, бу басма Татарстанда китап эше барлыкка килү һәм аны өйрәнү мәсьәләләрен хәл итү өчен кирәк була.

«Казанский библиофил»ның 1 нче санына Мәскәүнең «Печать и революция» (1922, №1), «Народное просвещение» (1921, №84) журналларында, Петроградның «Книга и революция» журналында (1921, №12) чыккан рецензияләрне күчереп бастыралар.

«Казанский библиофил»ның төп бүлекләре: «Гомуми бүлек»,«Библиография», «Хроника» һәм «Рәсми бүлек».

«Гомуми бүлек»тә кайчакта очраклы гына сайлап алынган тарихи-әдәби һәм фәнни мәкаләләр басыла. Күләме белән журналның яртысын алып торган «Библиография» бүлегендә фәлсәфә, дин, тел һәм әдәбият, сәнгать, тарих, география, табигать фәннәре, китап белеме, китап тарихы буенча бәяләмәләр, рецензия, рефератлар, китап, брошюра, журнал мәкаләләренә аннотацияләр урнаштырыла.

Матбугат эше турында мәкаләләр басыла (В.Я.Адарюков, И.П.Кочергин, Г.Ф.Линсцер, И.Д.Рождественский һәм башкалар).

«Гомуми бүлек» рубрикасында библиографик матбугатка, әдәбият күрсәткечләренә, белешмә басмалар һәм календарьларга рецензияләр һәм библиографик күзәтүләр урын ала. «Сәнгать» бүлегендә В.Я.Адарюков, Б.П.Денике, А.А.Захаров, П.Е.Корнилов үзләренең мәкаләләре белән чыгыш ясыйлар; Б.М.Кустодиев, З.Е.Серебрякова, В.Д.Фалилеев, А.Г.Платунова һәм башкалар иҗатына күзәтүләр ясала.

Журналда уеплап бизәүчеләр, иллюстрация осталары һәм китап бизәү сәнгате турында материаллар чыга (авторлары — П.М.Дульский, Н.Н.Столов, П.Е.Корнилов).

Казан ханлыгы чоры кулъязмалары, Казан тарихы турында мәкаләләр басыла (авторлары — М.А.Васильев, Б.П.Денике, П.Е.Корнилов, Е.И.Нелидов, А.И.Никифоров, Н.М.Петровский һәм башкалар)

Әдәбият

Очерки истории русской советской журналистики (1917–1932). М., 1966;

Берков П.Н. История советского библиофильства (1917–1967). М., 1971;

Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Всё началось с путеводителя... Казань, 1975;

Бугарова О.Л. «Казанский библиофил» // Совет­ская библиография. 1985. №2; Книга: Энцикл. М., 1999;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов