Тарихы

1565 – 1567 еллардан Новые Меньшие Естачи исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Малые Естачи буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, агач кыру тарала.

ХХ йөз башында авылда тимерче алачыгы, җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 190,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз “Победа” (Пановка авылы), “Красный Октябрь” (Угрюмовка авылы), “Смычка” (Пермяк авылы), “Пятилетка” колхозлары белән “Путь Ленина” колхозына берләштерелә. 1963 елда – “Вперед” колхозы (колхоз идарәсе Пермяк авылында урнаша) итеп үзгәртелә. 1967–1993 елларда – “Вперед” совхозы, 1993 елдан –“Бөреле” агрофирмасы, 2001 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл янында табигать истәлеге – Эстачи сөзәклеге бар (1986 елда билгеләнә, мәйданы – 6,85 га).

Күренекле кешеләре

Я.Я.Гришин (1942 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1646 елда – 53,
1782 елда – 32 ир-ат;
1859 елда – 83,
1897 елда – 158,
1908 елда – 159,
1920 елда – 186,
1926 елда – 216,
1938 елда – 296,
1949 елда – 250,
1958 елда – 167,
1970 елда – 129,
1989 елда – 516,
2002 елда – 315,
2010 елда – 83,
2017 елда – 101 кеше (руслар – 52%, татарлар – 45%).