Эчтәлек

Геотермик эзләнүләр файдалы казылмалар, термаль су чыганакларын эзләү һәм эшкәртү вакытында, сәнәгать һәм көнкүреш максатларында тектоника мәсьәләләрен хәл итү өчен үткәрелә.

Җирнең термик кыры чыганагы булып эчке һәм тышкы процесслар – кояш радиациясе, U; Th, K ның радиоактив изотоплары таркалу, матдәнең гравитацион дифференциациясе, су күтәрелеше агымнары һәм башкалар тора.

Җирнең эчке җылылыгы, башлыча, җылылык агымы исәбенә югала, аның уртача тыгызлыгы Җир шары буенча 64-75, Татарстан Республикасы территориясендә – 30-60 мВт/м2.

Геотермик план төшерү эшләре коры җирдә – XIX йөз ахырыннан, океаннар төбендә XX йөз уртасыннан системалы рәвештә алып барыла.

Урта Идел буйларында геотермик эзләнүләр турындагы беренче мәгълүматлар XVIII йөзнең икенче яртысына туры килә; экспедициядә катнашучылар – П.С.Паллас, И.И.Лепёхин һәм Н.П.Рычков тарафыннан кайбер җир асты куышлыкларының һәм җир асты сулары чыганакларының температурасы үлчәнелә һәм температур киселешләре төзелә.

Казан суүткәргечен төзү алдыннан (XIX йөз ахыры), артезиан скважиналарда җир асты суларының температурасын үлчиләр (А.А.Штукенберг, В.Н.Щербаков, 1893 ел).

1940 елда Сөйке мәгарәләренең темп-ра режимы өйрәнелә (А.В.Ступишин).

1940 елларда Татарстанда нефть ятмалары ачылу скважиналар термометриясен үткәрүне һәм, башлыча, нефть эзләү юнәлешендә геотермик тикшеренүләр уздыруны таләп итә.

Төрле елларда бу эш белән «Татнефть», «Татнефтегеофизика», ТатНИПИнефть, Казан университеты, Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институтының Лениногорск филиалы, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы һәм Бөтенсоюз нефть һәм газ институтының Кама филиалы (Пермь шәһәре) бүлекчәләре шөгыльләнә.

Артык тирән, структур, тикшеренү-эзләнү һәм эксплуатацион скважиналар киселешенең температуралары үлчәнә; геотермик үлчәү аппаратлары эшләнә һәм аларны куллану ысуллары камилләштерелә; токымнарның җылылык үзенчәлекләре өйрәнелә; җылылык агымының вертикаль өлешенең геотермик үсеше, геотермик градиенты һәм тыгызлыгы үзгәрүе ачыклана; нефть ятмаларын эшкәртү һәм скважиналарның техник халәтен контрольдә тоту тәэмин ителә.

Җир эчендәге термодинамик процесслар, чыганакларның җылылык режимнары тикшерелә. Геотермик ысул ярдәмендә коллектор-токымнарны аеру мөмкинлеге күрсәтелә.

Татарстан Республикасында һәм элеккеге СССРның кайбер башка төбәкләрендә термоаномалияләр киселешенең структур-тектоник үзенчәлекләре һәм, аерым алганда, температураның чагыштырмача күтәрелүе (30-48 °C ка кадәр) – кристаллик фундаментның җир өстенә чыгуына, ә темп-раның түбәнәюе (20-22 °C ка кадәр) әлеге фундаментның тирәнрәк ятуына бәйле икәнлеге ачыклана. Җир асты суларының, шул исәптән девон һәм карбонның нефтьле катламнарының геотермик режимы үзенчәлекләре билгеләнә.

«Татнефть» берләшмәсе утырма катлам киселешенең структур-тектоник үзенчәлекләрен өйрәнү һәм нефть ятмаларын эзләү максатыннан аз тирәнлекле геотермик план төшерү эшләрен башкара (1970 еллар).

Сугышлы, Мордва Карамалысы һәм Әшәлче ятмаларын өйрәнү югары геотермик градиентларның битумлы комташлары зонасына туры килүен күрсәтә. Геотермик һәм башка геофизик ысуллар, битум ятмаларын эшкәртүне контрольдә тоту максатыннан, пласт эчендә битумны яндырып карау юлы белән башкарыла.

«Нефтепромавтоматика» фәнни-җитештерү берләшмәсе (Казан) битум һәм битумга туенган чыганакларда шундый януның учагы таралуны тикшереп торучы аппаратура эшләнә.

Гамәли оптика институты тарафыннан 1980 елларда Татарстан Республикасының аэроҗылылык (инфракызыл) планы төшерелә, геотермик кыры картасы төзелә; бу Җир кабыгындагы төрле катламнарның төзелеше үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты, Татарстан Республикасында Мордва Карамалысы чыганагында битумнарның җир астында яну фронты күчешен күзәтү һәм җир асты сулары пычрану учакларын билгеләү максатыннан, җылылык планын төшерү эшен үткәрә.  Ленинград һәм Минск белгечләре белән бергә җир өстендә геотермик план төшерү, каты һәм көпшәк тау токымнарының җылылык үткәрүчәнлеген үлчәү өчен аппаратура эшләнә; җир өстендә геотермик һәм инфракызыл җылылык планын төшерү методикасы эшләнә, ул, Столбище һәм Сокуры суалгычларында сыналып, илебезнең төрле җитештерү оешмаларында гамәлгә кертелә; Татарстан Республикасы территориясендә Җир кабыгының төрле катламнарында, геотермик градиент һәм җылылык агымнарының эндоген геологик процесслар мониторингына карата үзгәрүе өйрәнелә.

Нырты полигонында һәм Нырты-Тәкәнеш бакыр рудасы полосасында үткәрелгән геотермик тикшеренүләр бакыр һәм затлы металлар (платиноидлы һәм алтын-платиноидлы) рудалашуының геотермик критерийларын эшләүне тәэмин итә (1997 ел).

Әдәбият

Герасимов В.Г., Покровский В.А. О термальных водах палеозойских отложений Татарской АССР // Региональная геотермия и распространение термальных вод в СССР. М., 1967;

Яковлев Б.А. Решение задач нефтяной геологии методами термометрии. М., 1979;

Христофорова Н.Н. Конвективный тепловой поток Волго-Уральской и Предкавказской нефтегазоносных провинций // Геотермические исследования и использование термальных вод в народном хозяйстве. Тбилиси; 1985;

Близеев А.Б., Боронин В.П., Степанов В.П. Выделение пород-коллекторов по данным термических исследований в глубоких скважинах Татарского свода // Геофизические исследования в Татарии и сопредельных областях. Казань. 1990;

Опыт и перспективы использования геотермического метода при прогнозе и поиске медных руд Приуралья // Тепловое поле Земли и методы его изучения. М., 1997.

Авторы – П.В.Вишневский, В.П.Боронин