Мәкаләдә татар һәм корея шагыйрьләренең романтик лирикасында күренгән типологик охшашлыклар һәм аерымлыклар билгеләнә. XX йөз башы татар шагыйрьләре һәм 1920 елларда Корея сүз осталары үзләренең милли әдәбиятларын Европа үрнәге буенча үзгәртергә омтылалар, ләкин сүз сәнгатенең милли үзенчәлеген сакларга телиләр дигән нәтиҗә ясала. Халык иҗатын, миллилекне камилләштерү һәм саклау кирәклеген аңлау, яңа дөньяви романтик әдәбият үсешенең төп тенденциясенә әверелә. Шуның белән бергә көнчыгыш әдәбияты контекстында таныла һәм укыла торган традицион төзелеш һәм образлар куллану, төрле милли әдәбиятларга караган текстларның сәнгати үзенчәлеген билгеләүче  мәдәният кодларын актуальләштерә.

Сылтама ясау өчен: Го Сун Ми. Национальное своеобразие эстетического идеала в татарской и корейской романтической поэзии // Научный Татарстан. 2012. №1. С.140–147.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Го Сун Ми, аспирант, Казан (Идел буе) федераль университеты.