Эчтәлек

Хикмәтнең асылын аңлаешлы, үтемле, афористик формада акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү тәшкил итә. Бер яисә берничә шигырьдән торган әхлакый характердагы хикмәтләр касыйдәгә кертелгән.

Борынгы гарәпләрдә хикмәт иҗтимагый әхлак нормаларын хикәяләүче төп чара була, төрки телле халыкларның дини шигъриятендә әйдәп баручы жанр.

Ә.Ясәвинең мәшһүр «Диване хикмәт» («Хикмәтләр тупланмасы») шигырьләр җыентыгы хикмәт жанрында язылган.

Татарларда хикмәт жанрында С.Сараи, Мәүлә Колый, Акмулла, Дәрдемәнд һ.б. иҗат итәләр.

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.