Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 66 км, Лаеш пристаненнан 24 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Владимировка авыл советы, 1944 елдан – Корноухово районы Владимировка авыл советы, 1954 елдан – Лаеш районы Владимировка авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Емельяново авыл советы составында.

Халык саны – 414 кеше (1930 ел, руслар), 132 кеше (1956 ел, руслар), 10 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.