Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән – 57 км, Чаллы пристаненнан 90 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы, 1935 елдан – Азнакай районы Зур Сукаеш авыл советы, 1935 елдан – Тымытык районы Сукаеш авыл советы, 1956 елдан – Камышлы авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы Чалпы авыл советы, 1965 елдан Азнакай районы Чалпы авыл советы составында.

Халык саны – 188 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.