- РУС
- ТАТ
хокук белгече, финанс хокукы докторы (1893), статский советник (1888)
1850 елның 21 октябре, Пенза өлкәсенең Керенский өязе Коповка авылы — 1899 елдан соң.
Руханилар нәселеннән.
Пенза руханилар семинариясен (1870), Казан университетын (1874) тәмамлый. 1875–1877 елларда Харьков округ мәхкәмәсендә бүлекчә башлыгы, 1876 елдан җинаятьчелек бүлеге секретаре ярдәмчесе булып эшли.
1877–1899 елларда Казан университетында: профессорлык стипендиаты (1880 елга кадәр), доцент (1880–1884), финанс хокукы кафедрасында экстраординар профессор (1884–1893), ординар профессор (1894).
Хезмәтләре финанс хокукына карый. «Кәсәбәчелек салымы һәм аны Көнбатыш Европа дәүләтләрендә һәм Россиядә гамәлгә кертү юллары» («Промысловый налог и методы его установления в западноевропейских государствах и в России», 1879), «Бүгенге финанс фәне тәгълиматы буенча варислык салымы» («Налог с наследства по современному учению финансовой науки», 1883), «Оброк бурычы, аның тарихы һәм гамәлдәге законнар» («Оброчная подать, её история и действующее законодательство», 1886) дип аталган һ.б. хезмәтләр авторы.
Очерк развития кассовых и контрольных учреждений в России за истекшее двадцатипятилетие. СПб., 1889;
Поземельный кадастр. СПб., 1890.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1. Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.