Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1920 еллар уртасына кадәр Югары Субаш авылы белән бергә Субаш авылын тәшкил итә. Революциягә кадәрге чыганакларда Субаш пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 588,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның  4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Югары Субаш авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Якупов), 1950 елдан – “Марс” колхозы, 1976 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1987 елдан – “Таң” колхозы составында, 1995 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1922–1931 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1884 елда – 225,
1905 елда – 295,
1920 елда – 653,
1926 елда – 303,
1938 елда – 342,
1949 елда – 198,
1958 елда – 195,
1970 елда – 169,
1979 елда – 159,
1989 елда – 141,
2002 елда – 153,
2010 елда – 151,
2015 елда – 147 кеше (татарлар).