Биографиясе

1826 ел, хәзерге Лениногорск районы Сарабиккол авылы – 1890 елдан соң, Тубыл шәһәре.

Туган авылында имам булып торган. Г.Утыз Имәнинең кияве.

1871 елда нахак шикаять белән кеше үтерүдә гаепләнә, гомерлеккә Тубыл шәһәре төрмәсенә утыртыла. 1886 елда җирле татар-мөселман җәмәгате үтенече белән төрмәдән чыгарыла.

1889 елдан Тубыл шәһәре янындагы Ишай авылының (хәзер юк) имам-хатибы һәм мөдәррисе.

Иҗаты

Әхмәтҗан Болгари иҗат мирасыннан төрмәдә чакта татар, гарәп, фарсы телләрендә язган шигырьләр җыелмасы, моннан тыш, күп кенә шигъри хатлар, вафат булган замандашлары яисә туганнары (мәсәлән, Утыз Имәнинең җәмәгате һәм улы, үзенең кызы Мәрвәрелҗиһан) истәлегенә язган мәрсияләр һ.б. жанрдагы әсәрләр сакланып калган. Арада мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. Әхмәтҗан Болгари «Ләйлә вә Мәҗнүн» кыйссасының татарча версиясе авторы буларак та билгеле.

Әхмәтҗан Болгариның поэзиясе фәлсәфи уйланулар һәм суфичылык мотивлары белән сугарылган, шигъри стилендә Утыз Имәни поэзиясенең тәэсире нык сизелә.

Кулъязмалары Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли // Казан утлары. 1997. № 1.

Хасавнех А.А. Ахметзян Тубыли: жизнь и творчество татарского поэта-суфия XIX века. 2-е изд., доп. Казань, 2017.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов