Биографиясе

1946 елның 28 августында Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туган.

1974 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, радиоэлектрон чаралар технологиясе кафедрасы мөдире (1994 елдан).

2003 елдан Казан аграр университетының икътисад теориясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мәгълүмати радиосистемаларның ихтималый катнашмалар һәм нәсызыкча функционаллар кулланылган статистик теориясенә карый. Н.З. Сафиуллин бүленеш катнашмаларын һәм Винер–Вольтерр функциональ таркатмаларын куллану нигезендә нәсызыкча динамик системаларга анализ үткәрә; продукциясе һәм икътисади агентлары тамырдан бериш булмаган базарның үзенчәлекләрен тикшерә. Базарлар теориясен һәм методологиясен эшли, сорау һәм тәкъдимнең күп үлчәмле аддитив һәм нәсызыкча модельләрен төзи.

Уйлап табуга 35 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Анализ стохастических систем и его приложения. Казань, 1998.

Многомерный рынок: теория и методология. Казань, 2002.

Рынок труда и качественная неоднородность. Казань, 2007 (автордаш).

Потребительский спрос в экономике знаний. Казань, 2011 (автордаш).