Зәй елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 40,2 км, бассейнының мәйданы 577,3 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Зичәбаш авылыннан 3,6 км көнчыгыштарак, тамагы Бүре-Сарай авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 59 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 37%.

Зичә елгасының 3 тән алып 23 км га кадәр озынлыктагы 16 кушылдыгы бар. Иң зурлары: Бастырма (11,1 км) – сул; Борды (14,4 км), Аулаш (23 км) – уң. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,44 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,2-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 73 мм, ташу агымы катламы 51 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең соңгы көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,433 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Зичә бассейнында гомуми күләме 5,8 млн м3 булган 11 буа бар.

Су ресурслары сугару һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.