Биографиясе

1915 елның 25 гыйнвары, Чистай районы Наратъелга авылы — 1986 елның 20 октября, Азнакай.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1936), Азнакай районы Сәпәй участок хастаханәсендә хатын-кызлар һәм балалар консультациясе мөдире.

1945–1947 елларда Көньяк Сахалин территориясендә яши.

1947 елдан Азнакай районында: Сәпәй авылы участок хастаханәсе табибе, район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире (1954–1970), Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы (1970–1972).

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль, ТАССР ЮС Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Хәсәншина исеме Азнакай шәһәренең бер урамына бирелә. Ул яшәгән йортка мемориаль такта куела (1997).

Әдәбият

Герой Социалистического Труда Газифа Хасановна Хасаншина // Казан. медицина журн. 1969. № 3.