Тарихы

XVII йөз башыннан мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Тәтеш шәһәренең Троица соборы приходына карый.

1887 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1893 елда – 15 ир бала һәм 2 кыз бала, 1906 елда – 21 ир бала һәм 12 кыз бала, 1914 елда 20 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 353 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 30 августыннан – Тәтеш районында.

2005 елдан – Тәтеш шәһәр җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Путь к социализму» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Путь к коммунизму» (үзәк утары – Людоговка авылы, хәзер Тәтеш шәһәренә керә), 1963 елдан – «Новый мир» (үзәк утары – Нармонка авылы) колхозлары, 1995 елдан «Новый мир» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1997 елдан – «Тәтеш ит комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятенең «Нармонка» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2003 елларда «Тетюшская» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыяте эшли.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Любимовка I, II авыллыклары (монголларгача һәм Алтын Урда чорлары болгар ядкәрләре) табыла.

Халык саны

1646 елда – 19,
1782 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 269,
1897 елда – 247,
1908 елда – 522,
1920 елда – 498,
1926 елда – 419,
1938 елда – 510,
1949 елда – 420,
1958 елда – 311,
1970 елда – 204,
1979 елда – 134,
1989 елда – 69,
2002 елда – 32,
2010 елда – 15 (руслар).