Эчтәлек

Нигездә, Оренбург губернасы авыл һәм шәһәрләрендә яшиләр (мәсәлән, хәзерге Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы, ТРның Баулы районы авылларында һ.б.).

XVIII йөз ахырында Аитовлар Россия дворяннары исемлегендә теркәләләр.

Абдулсәлам (Габделсәлам) (? – ?), Аитовлар нәселен нигезләүче. 1783 елда, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крәстияннәр кузгалышын бастыру вакытындагы хезмәтен искә алып, «аеруча тырышлыгы өчен» аңа подпоручик, ә улы Рәхмәтуллага 1785 елда прапорщик дәрәҗәсе бирелә.

Мөхәммәтшәриф Рәхмәтулла улы (? – ?), майор, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. Казан, 1995.

Алишев С.Х. Социальная эволюция служилых татар во второй половине XVI–XVIII веков // Исследования по истории крестьянства Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1984.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – И.Р.Габдуллин