Кояш радиациясе – атмосфера күренешләре энергиясенең төп чыганагы һәм климат хасил итә торган төп факторларның берсе. Туры, сибелгән һәм гомуми кояш радиациясенә бүленә.

ТР территориясендә (Карамалы метеостанциясе мәгълүматлары буенча) иң зур кояш радиациясе суммасы (МДж/м2) июньдә (374 – туры, 283 – сибелгән һәм 657 – гомуми), иң азы декабрьдә (тиңдәшле рәвештә 10, 32 һәм 42).

Гомуми кояш радиациясенең еллык күләме 3900 МДж/мга җитә. Еллык радиация балансы 1350 МДж/м2 тәшкил итә, ноябрьдән февраль-мартка кадәр тискәре (ягъни кояш радиациясенең йотылуы җир өслегенең эффектив (файдалы) нурланышыннан азрак).

Кояшлы вакыт ел барышында 1880 сәгатьтән (төньяк-көнбатышта) 2050 сәгатькә кадәр (төньяк-көнчыгышта) дәвам итә. Апрельдән августка кадәрге чор аеруча кояшлы. Кояшлы вакыт озынлыгы еллык мөмкин булганның якынча 45-50% ын тәшкил итә, ә кояшсыз көннәрнең саны – 90-100.

Кояш радиациясенең күрсәтелгән сыйфатлары үзгәрүчәнлеген һава шартларының еллык үзгәрешләре билгели.