Метрополитен линияләре җир астыннан, өстеннән һәм эстакадалардан уздырыла. Россиядә метрополитеннар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбург, Самара, Казан, Түбән Новгород, Новосибирскида эшли һәм төзелеш дәвам итә. Яңа метрополитеннар Красноярск, Омск, Чиләбе, Уфа шәһәрләрендә төзелә.

Казан метросы

Казанда метро төзелеше 1983 елда, Шәһәрнең комплекслы транспорт схемасы («ГИПРОкоммундортранс» институты тарафыннан эшләнә) кабул ителгәннән соң башлангыч ала. 1984 елда уйланылган төзелеш трассасында — беренчел, 1988 елда комплекслы тикшеренүләр уздырыла. 1987 елда, СССР Аралашу юллары министрлыгы Казанда метрополитен төзүнең техник-икътисади нигезләмәсен («МетроГИПРОтранс» институты тарафыннан эшләнә) раслаганнан соң, «Горьковметро­проект» институты М.ның беренче линиясен проектлауга керешә. СССР МСның финанслауны һәм илнең төзелешен туктату турындагы карары нигезендә 1989–1995 елларда эшләр туктатылып тора. 1996 елда проект эшләнеп бетә һәм раслана, шул ук елның декабрендә 1997–2023 елларда Казанда метрополитен төзү турында хөкүмәт Программасы кабул ителә. Метрополитенның ген. проектлаучысы итеп «Казгражданпроект» институты билгеләнә.

1997 елда «Казметрострой» предприятиесе оештырыла. Төзелеш зонасындагы инженерлык һәм транспорт коммуникацияләрен күчерү буенча беренче чираттагы эшләр, метро трассасын билгеләү буенча геодезия-маркшейдерлык эшләре башкарылып, станцияләрдә чокырлар казылганнан соң, 2000 елның 22 маенда «Сукно бистәсе» станциясеннән «Тукай мәйданы» станциясе ягына туннель казу башлана.

Эшләтә башлау участогын казыганда 5 туннель казу комплексы (ТКК) һәм 3 казу калканы файдаланыла. 2004 елда, туннельләрне казуны төгәлләү белән бергә, эшләтә башлау участогы төзелешенең архитектура-төзелеш эшләрен, юллар сузуны, туннельләрне һәм станцияләрне технологик җайланмалар, автоматлаштырылган идарә, сигналлар һәм элемтә, үткәрү һәм контроль системалары белән тәэмин итүне үз эченә алган икенче этабы башлана. Казан метрополитенының беренче линиясенең эшләтә башлау участогы төзелешендә «Казтрансстрой» предприятиеләре (депо төзү), «Волгомост» АҖнең 3 нче Мостоотряд филиалы («Әмәт» станциясен төзү), «Татэлектромонтаж» (электр белән тәэмин итү линияләрен сузу һәм электр җиһазларын урнаштыру), шулай ук РФ (Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Пермь, Сочи), Казакъстан, Төркия предприятиеләре һ.б. катнаша.

Үзенчәлекләре

Казандагы туннельләр һәм станцияләр күбесенчә сай тирәнлектә (12–32 м) урнашкан, аларны катлаулы инженерлык-геологик шартларда (юеш юшкынлы катлаулар, сулы грунтлар) төзегәндә махсус ысуллар — су күләмен киметү һәм грунтны химик чаралар белән ныгыту кулланыла. Станцияләр — ачык, туннельләр ябык ысул белән төзелә. Туннельләрнең даими тотрыклы конструкцияләре кыршаулар рәвешендә тоташкан тимер-бетон тюбинглардан, станцияләрнеке монолит тимер-бетоннан корыла.

Автоматлашкан ТККлардан, шул исәптән Казандагы үзенчәлекле грунтларны исәпкә алып махсус заказ буенча эшләнгән комплекслардан файдалану казу эшләрен тизләтү, шул ук вакытта су суырту өчен өстәмә җиһазлар кирәк булмаган тюбинглар урнаштыру, янәшәдәге биналарга һәм корылмаларга зыян китермәү мөмкинлеге бирә. Туннельләрнең эчке ягын түшәгәндә РФдә һәм БДБдә беренче тапкыр өстәмә гидроизоляция таләп ителмәгән, 25 см калынлыктагы тюбинглар кулланыла. Комплектлаучы башка материаллар кебек үк, алар «Казметрострой»ның чит илләрдән кайтартылган җиһазлар куелган төзелеш конструкцияләре заводында җитештерелә.

Казан метрополитенында тимер-бетон нигезле, Р-65 рельслары урнаштырылган, ныклы һәм озак вакытка исәпләнгән, шау-шуны һәм вибрацияне киметүче вибрациядән саклаулы юл файдаланыла. Метроны эшләтү һәм файдалану өчен, «Казан метрополитены» (2006 елдан — «Метроэлектротранс») предприятиесе төзелә.

Эшли башлавы

Метрополитенның беренче линиясенең эшләтү участогы (2 юлны кушып исәпләгәндә, файдаланулы озынлыгы 7,01 км) 2005 елның 27 августында ачыла. Аның составына 5 станция («Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», башта аларның 3 се — күчеп утырулы, 2 се — «Кремль», «Горки» станцияләре — кире юнәлештәге тупиклы була), алар арасындагы 4 юл, депо, инженерлык корпусы керә.

2008 елның 29 декабрендә «Җиңү проспекты» станциясе һәм 1,1 км озынлыктагы юл, 2010 елның 30 декабрендә «Кәҗә бистәсе» станциясе, 2013 нең 9 маенда «Яшьлек», «Төньяк вокзал», «Авиатөзелеш» станцияләре ачыла. «Кремль» һәм «Кәҗә бистәсе» станцияләрен Казансу елгасы астыннан казылган туннель тоташтыра. Хәрәкәт составында «Казан» һәм «Русич» тибындагы ике секцияле вагоннар файдаланыла.

2012 елда метрополитеннан 26,9 млн пассажир файдалана.

Казан метрополитенының дизайнында уңайлыкларга зур игътибар бирелгән. Илдәге метрополитеннар арасында беренче тапкыр инвалидлар өчен пандуслар куелган, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен платформа кырыйлары өскә күтәртелеп эшләнгән. «Горки» станциясенең үзенчәлеге — перрон залы түшәменең гөмбәзе эллипс рәвешендә эшләнүе, терәү колонналарының булмавы. «Әмәт» станциясе астан узучы автомобиль юлы өстендә «хайтек» стилендә төзелгән күпер конструкциясеннән гыйбарәт. Бу станция вестибюльләренең берсеннән тимер юл платформасына чыгу юлы бар. Россиядә андый система беренче тапкыр кулланыла. «Сукно бистәсе» станциясенең дизайны XIX йөз шәһәр архитектурасы традицияләрендә эшләнгән. «Тукай мәйданы» станциясе бизәлешендә татар халык шагыйре иҗаты белән бәйле тарихи-әдәби мотивлар файдаланылган. «Кремль» станциясе урта гасырлар Шәрекъ кирмәне рухында стильләштерелгән. «Җиңү проспекты» станциясе бизәлешендә совет халкының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүе темасы чагылдырылган. «Кәҗә бистәсе» һәм «Төньяк вокзал» станцияләре дизайны — «хайтек», «Яшьлек» станциясенеке минимализм стилендә эшләнгән. «Авиатөзелеш» интерьерында авиалайнер салоны темасы чагылыш тапкан.

2013 ел башына Казан метрополитенының файдаланулы юллары озынлыгы, ике юлны кушып исәпләгәндә, 15,8 км тәшкил итә. Метродан көн саен 100 меңнән артык пассажир файдалана.            

Автор — С.Г.Белов