Оешуы

1864 елда патша Александр II тарафыннан расланган «Чиркәү борадәрлекләрен оештыру кагыйдәләре»нә яраклаштырып, 1867 елның 4 октябрендә ачыла.

Аның оештырылуына турыдан-туры 1866 елда ислам диненә кайтырга теләгән керәшен татарларның киң җәелгән чуалышлары йогынты ясый. Оешманың вазифаларына «православие динендәге керәшен әҗнәбиләрне иманга китерүгә, аларның балаларын православие дине рухында тәрбияләүгә, дини мәктәпләр ачу һәм аларның туган телләрендә китаплар тарату юлы белән ... ислам динен тотучылар һәм мәҗүсиләр арасында христиан динен таратуга булышлык итү» керә.

Оешма проекты Н.И.Ильминский җитәкчелегендәге төркем тарафыннан тәкъдим ителә. Борадәрлекнең эшчәнлеге белән еллык хисап җыелышында сайлана торган Совет җитәкчелек итә.

Эшне оештыруда, нигездә, Казан руханилар академиясе профессорлары Н.И.Ильминский, Е.А.Малов, П.В.Знаменский, соңрак М.А.Машанов, шулай ук руханилар В.Т.Тимофеев, Т.Е.Егоров һәм химаяче сәүдәгәрләр П.В.Щетинкин, П.В.Прибытков һ.б. мөһим роль уйныйлар.

XIX йөз ахырында җәмгыятьнең иң алдынгы эшлеклеләрен шул ук оешмаларның тырышлыгы белән руханилык дәрәҗәсе алган әҗнәби руханилар тәшкил итә. мәсәлән, 1892 елга кадәр 48 керәшен татар, 8 чуаш, 3 мари, 2 удмурт рухани дәрәҗәсе ала.

Эшчәнлеге

Изге Гурий борадәрлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше рус булмаган халыклар яшәгән авылларда (күпчелеге иске дин тарафдарларыннан торган кайбер рус авылларында да) православие дине мәктәпләре ачудан һәм аларның штатын тотудан гыйбарәт була. 1868 елда – 22, 1878 елда – 57, 1884 елда – 71, 1892 елда – 122, 1909 елда 133 мәктәп эшли. ХХ йөз башында аларда 5000 ләп бала белем ала.

1890 елда оешма үз педагогия уку йортын ача. Алар арасыннан чуаш (Козьмодемьян өязе Ишаки авылы, 1894), мари (Царёвококшай өязе Унжа авылы, 1898) мәктәпләрен күрсәтергә мөмкин.

Керәшен-татар мәктәпләре өчен укытучы кадрлар Үзәк керәшен-татар мәктәбендә әзерләнә. Ул әлеге җәмгыятькә буйсынмый, әмма аннан дотация алып тора.

Борадәрлек мәктәпләрендә Ильминский системасы буенча укытыла.

Оешма эшчәнлегенең икенче юнәлеше – Библия, православие дине әдәбиятын, борадәрлек мәктәпләре һәм православие миссионерлар җәмгыяте мәктәпләре өчен дәреслекләр тәрҗемә итү һәм бастыру була. Борадәрлек каршында тәрҗемә комиссиясе оештырылгач (1875), эш тагын да активлаша. Китап бастыру эше дәүләт тарафыннан финанслана. Оешма татар, чуаш, мари, мордва-эрьзя һәм мордва-мукшы, удмурт, бурят, калмык, алтай, эвенк (тунгус), нанай (гольд), якут, селькуп телләрендә 500 дән артык исемдә китаплар һәм брошюралар бастырып чыгара. Тиражның яртысына якынын татар телендәге китаплар тәшкил итә.

Тәрҗемә комиссиясе эше белән Н.И.Ильминский, соңрак Н.А.Бобровников җитәкчелек итә. Аның эшендә Г.С.Саблуков, И.Я.Яковлев, В.В.Миротворцев, Н.Ф.Катанов, Е.А.Малов һ.б. катнаша.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында борадәрлекнең баш эшлеклесе итеп архимандрит Андрей (кенәз Ухтомский) билгеләнгәч, аның структурасында мөһим үзгәрешләр була. Үз әгъзалыклары, бюджеты һәм программасы булган сектачыларга каршы көрәш бүлеге (1901) һәм Туташлар түгәрәге (1909) ачыла. 1909 елдан «Сотрудник Братства Святителя Гурия» журналы чыга.

Әәбият

Знаменский П.В. На память о Николае Ивановиче Ильминском. Казань, 1892.

Машанов Н.А. Обзор деятельности Братства Святителя Гурия за двадцать пять лет его существования. 1867–1892. Казань, 1892.

Автор – Е.В.Липаков