Кызылсу елгасы. Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы янында

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәлдрәсә, җил тегермәне, тимерчелек, 2 юлаучылар йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1260,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Утар-Аты  авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Тукай исемендәге колхоз оештырыла, 1985 елда берләштерелгән “Чулпан” колхозы составына керә, 1990 елда кабат Тукай исемендәге колхоз составында. 2015 елдан “Тукай” җаваплылыгы чикләгән җәмгыть. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 еллар урталарында авылда башлангыч мәктәп ачыла (1987 елда яңа бина төзелә), 2001 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бинасы төзелә).

Авылда клуб, ккитапханә, балалар бакчасы (1992 елдан, мәктәп бинасында урнашкан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1976 елда Г.Тукайның 90 еллыгына Тукаевлар музей-йорты ачыла, 1996 елда Тукаевлар утары торгызыла (мулла йорты, йорт, амбар-келәт, мунча).

Музей-йортның төп экспозициясе мулла йортында урнаша, өч бүлектән тора: “Мәдрәсәдә”, “Тукайның тормышы һәм иҗаты”, “Кушлавыч – Тукайның туган ватаны”.

Экспозициянең мәйданы 120 кв.м, фондта 610 саклау берәмлеге бар. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында – шагыйрь әнисенең шәхси әйберләре: чәйнек һәм аш тәлинкәләре.

Музей территориясендә 1955 елда Г.Тукай бюсты куела (скульптор – И.А.Новосёлов).

Г.Тукай бюсты

Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Татарстанның Арча района Кушлавыч авылында Тукаевлар музей-йорты

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Г.Тукай (1886–1913) – бөек татар шагыйре;

М.Вәлишин (1811–1904) – 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, сәүдәгәр Г.Х.Абдуллин белән бергә 1880 елда Казанның Яңа Татар бистәсендә мәдрәсә төзи;

А.К.Галиев (1920–1996) – язучы, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Авыл зиратында Г.Тукайның әтисе – Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев җирләнә (1842–1886).

Кушлавыч мәктәбе. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Клуб. Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

Кушлавыч мәчете. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1782 елда – 89 ир заты;
1859 елда – 730,
1897 елда – 802,
1908 елда –  798,
1920 елда – 693,
1926 елда – 682,
1938 елда – 669,
1949 елда – 347,
1958 елда – 268,
1970 елда – 208,
1979 елда – 189,
1989 елда – 137,
2002 елда – 164,
2010 елда – 141,
2015 елда – 133 кеше (татарлар).

Кушлавыч урамы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы