Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек, шулай ук олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет һәм мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2011 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яшь көч” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Хафизов). 1956 ел мәгълүматлары буенча – Маленков исемендәге колхоз, 1957 елда “Яшь көч” колхозы. 1969 елда “Красный луч” колхозы (Олы Елово авылы) составына керә.

1985 елда авыл Рус Дөм-Дөме, Айталан авыллары белән аерылып чыга һәм “Яшь көч” колхозын барлыкка китерә. 1995–2004 елларда “Яшь көч” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы “Яшь көч” агрофирмасында эшли (2005 елдан, кырчылык, сөт терлекчелеге), күбесе шәхси хуҗалыкларында умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1997–2004 елларда – авылда тулы булмаган урта мәктәп, 2005–2011 елларда башлангыч мәктәп эшли (бинасы 1997 елда төзелә).

Мәдәният йорты (1930 елдан, бинасы 2013 елда төзелә), китапханә (1950 еллар башыннан), балалар бакчасы (1965 елдан), фельдшер-акушерлык пункты(1934 елдан, барысы да элеккеге мәктәп бинасында урнашкан), мәчет (1994 елдан) бар.

Авыл тирәсендә соңгы бронза чоры археология истәлеге – Татар Дөм-Дөме туктаулыгы табыла.

Күренекле кешеләре

И.Ә.Бәдриева (1940 елда туган) – драма актрисасы, ТАССРның халык артисткасы;

Ә.Г.Һадиуллин (1949–2005) – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 494,
1887 елда – 935,
1905 елда – 837,
1920 елда – 1077,
1926 елда – 1026,
1938 елда – 853,
1949 елда – 646,
1958 елда – 490,
1970 елда – 433,
1979 елда – 365,
1989 елда – 338,
2002 елда – 318,
2010 елда – 288,
2017 елда – 268 кеше (татарлар – 86%, руслар – 11%).