Авылга XVII йөз урталарында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 444,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Мәдәният” колхозы оештырыла, 1951 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп, 1959 елда “Заветы Ильича” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Заветы Ильича” күмәк предприятиесе, 2016 елдан “Яңарыш” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элеккеге мәчет бинасында), 1967 елда ябыла. 1980 елда мәктәп яңадан эшли башлый (1986 һәм 2004 елларда яңа биналар төзелә).

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 2019

Татарстанның Арча районы Ашабаш авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

И.Г. Гыйльметдинов (1931–2003) – Татарстан Республикасының атказанган химигы, “Татхимфармпрепаратлар” Казан җитештерү химия-фармацевтика берләшмәсенең генераль директоры (1965–1992 елларда).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Ашабаш авылы урамы. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда –54 ир заты;
1859 елда –185,
1897 елда –367,
1908 елда –458,
1920 елда –428,
1926 елда –524,
1938 елда – 441,
1949 елда –372,
1958 елда –368,
1970 елда –323,
1979 елда –277,
1989 елда –193,
2002 елда –167,
2010 елда – 155,
2015 елда – 152 кеше (татарлар).