Авыл 1602 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балыкчылык тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 6 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2082 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Кәче авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Авангард” колхозы оештырыла, 1995 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2015 елдан “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2016 елдан “Яңарыш” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1961–1970 елларда анда кичке мәктәп эшли), 1988 елда – урта (яңа бина төзелә), 2001 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2006 елда мәктәптә туган як музее ачыла. Хәзерге вакытта балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (1987 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1958 елдан), мәчет (1988 елдан) бар.

Кәче авылы янында Казансу елгасы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Х.Г.Гыйззәтуллин (1910–1980) – эпизоотолог, иммунолог, ветеринария фәнннәре докторы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан ветеринария медицинасы академиясе ректоры (1963–1975 елларда), Ленин, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

Ф.Д.Закиров (1955 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Казан ветеринария медицинасы академиясе доценты (2001 елдан);

Р.Ю.Юнысов (Юныс) (1943 елда туган) – шагыйрь, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Юныс бине Иванай әл Болгари (1639–1689/1690) – мәгърифәтче, “Грамматика” авторы (1675).

Халык саны

1782 елда – 213 ир заты;
1859 елда – 1109,
1897 елда – 1713,
1908 елда – 1951,
1920 елда – 1780,
1926 елда – 1923,
1938 елда – 1675,
1949 елда – 1214,
1958 елда – 1074,
1976 елда – 991,
1979 елда – 930,
1989 елда – 885,
2002 елда – 900,
2010 елда – 869,
2015 елда – 832 кеше (татарлар).