Биографиясе

1841 елның 12 августы, С.-Петербург – 1896 елның 11 июне, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Петербург университетын тәмамлый (1863 ел).

1863–1866 елларда Петербург җинаять эшләре мәхкәмәсе палатасының һәм Петербург өязе 1 нче участогының мәхкәмә тикшерүчесе ярдәмчесе.

1866–1868 елларда Рыбинск, 1868–1869 елларда Курск округ мәхкәмәләре әгъзасы, 1869–1872 елларда Таганрог, Симферополь, Владимир, Тула округ мәхкәмәләре прокуроры.

1872–1875 елларда Петербург мәхкәмә палатасы прокуроры иптәше (урынбасары).

1875–1894 елларда Казан округ мәхкәмәсенең, 1894 елдан Казан мәхкәмә палатасының җинаять эшләре департаменты рәисе.

Хезмәтләре икътисадка, криминалистикага, мәхкәмә психиатриясенә карый.

«Авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен иген уңмаудан иминиятләштерү» («Страхование сельскохозяйственных посевов от неурожая») (1892 ел) хезмәте авторы.

Казан университеты каршындагы юридик җәмгыять рәисе.

Хезмәтләре

Психопатическая конституция как самостоятельный повод невменения. Казань, 1886;

Записка об учреждении общества для страхования сельскохозяйственных посевов от неурожаев. Казань, 1890;

Объяснительная записка к проекту устава государственного страхования посевов от неурожая. Казань, 1893.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Ч. 1;

Венгеров С.А. Критико-биографический словарь русских писателей и учёных. П., 1915. Т. 1.                               

 Автор – Е.Б.Долгов